16+

KazanForum 2023тә 15 илдән халыкара шеф-повар җыелма командалары ярышлары узачак

16-19 май көннәрендә Казан дөньякүләм хәләл аш-су үзәге булачак. Башта 5 илдән: Малайзия, Төркия, Үзбәкстан, Иран һәм Әзербайҗаннан килгән шеф-поварлар 3 ризыктан торган меню эшләячәк, ул Казан рестораннарына интеграцияләнәчәк. Форумның мактаулы кунаклары әлеге яңалыкларны гала-кичке ашта, ә Казан халкы һәм туристлары шәһәр рестораннарында татып карый алачак.

18-19 майда KazanForum 2023 мәйданчыгында 1500 кв. м мәйданлы Чатырда 15 илдән халыкара җыелма шеф-поварлар ярышлары узачак. Хәләл стандартлары буенча ризыклар әзерләү буенча үз осталыкларын Төркия, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Иран, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Алжир, Молдавия, Россия, Пакистан, Ливан, Малайзия, Казахстан һәм Тунис вәкилләре күрсәтәчәк. Конкурста шулай ук рус һәм татар ашларын тәкъдим итүче ике команда чыгыш ясавы каралган. 150дән артык катнашучы көтелә. Аларны  Халыкара танылган пешекчеләр бәяләячәк. 

«Ислам аш — суы көннәре Казанга чит ил һәм ил эчендә сәяхәт итүче туристларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading