Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсы көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ул быел июнь аенда ачылган иде һәм пассажирлар арсында шактый зур кызыксыну уятты.
Самолетлар җәйге чордагы кебек үк атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак. Очкычлар Казаннан иртәнге 10.00 сәгатьтә кузгалып китә, 13сәгать 20 минутта Франкфуртка килеп җитә. Кире кайта торганы Франкфурттан 14 сәгать 55 минутта кузгалып, Казанга 19 сәгать 55 минутта килеп җитә. Тукталышсыз линиядә заманча, уңайлы Airbus А320 һава суднолары хезмәт күрсәтә.
- "Аэрофлот" авиакомпаниясе белән берлектә әлеге маршрутны үстерү максатында күп эш башкардык, - диде «Казан" халыкара аэропорты ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алексей Старостин. - Җәйге навигация нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан-Франкфурт-на-Майне-Казан маршрутына ихтыяҗ зур. Ул татарстанлылар, чит төбәк халкы өчен дә файдалы, кирәкле рейс булып чыкты. Шуңа да очыш программасын көзге, кышкы вакытка озайту карары кертелде.
Бу рейс пассажирларына аэропортта кулай шартлар тәкъдим ителә. Мисал өчен, машинаны парковкада ташламалы бәядән калдырырга мөмкин.
- Башта аэропорт территориясендәге машина кую урыны чит ил пассажирлары өчен генә бушлай иде. Хәзер исә Франкфурт-на-Майне рейсының бөтен пассажирлары аэропорт парковкасыннан 50 процент ташлама белән файдалана ала. Моның өчен аэропортка кайтып төшкәч утырту талонын күрсәтергә генә кирәк булачак, - дип искәртте Алексей Старостин.
Моннан кала да кызыктыргыч мөмкинлекләр бар. Әйтик, "Аэрофлот" ширкәте Германиянең тимер юллары - «Deutsche Bahn AG» компаниясе белән берлектә Rail&Fly дигән программа уйлап тапкан. Аның буенча, самолетка билет алганда, Германиядәге поездларга да бердәм билет сатып алырга мөмкин, ул билет белән исә илнең теләсә кайсы почмагына барырга була. Бу хезмәт өчен өстәмә 40 евро түләргә кирәк.
Төркем белән баручыларга ташламалар да каралган. Мәсәлән, 10 пассажирдан да күбрәк төркем тупланса, 10 процент ташлама тәкъдим ителә. Бу рейс Татарстан Республикасы белән Германияне генә тоташтырып калмый. Франкфурт аэропортыннан Европа, Америка һәм Африканың 35 шәһәренә очарга мөмкин. Бер самолеттан икенчесенә күчкәндә аэропортта көтеп утыру вакыты 1-3 сәгать чамасы гына.
Казан-Франкфурт-на-Майне-Мадрид, Казан-Франкфурт-на-Майне-Афина, Казан-Франкфурт-на-Майне-Мальта, Казан-Франкфурт-на-Майне-София рейслары шул рәвешле башкарыла. Хәзерге вакытта "Аэрофлот" ширкәте Казаннан Франкфурт-на-Майне аша Рим, Милан, Лондон һәм Парижга рейслар ачу мәсьәләсен хәл итә.
Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсының даими кулланучылары өчен "Эшлекле юл билеты" дигән тариф та тәкъдим ителә. Әлеге тарифны сайлаучылар очып китү вакытын үзгәртә ала, бу очракта пассажирга штрафлар системасы кулланылмый. Шулай ук самолеттагы урынны алдан ук броньлап куярга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар