16+

Тәртипле концерт күңелне рухи баета

“Кабатланмас моңнар”ның җыр дулкыннары өлкәннәрне яшьлеккә алып китә.

Тәртипле концерт күңелне рухи баета

“Кабатланмас моңнар”ның җыр дулкыннары өлкәннәрне яшьлеккә алып китә.

“Тәртип” радиосы 20 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Кабатланмас моңнар” дигән концерт программасы тәкъдим итә.

– Без 2023 елдан башлап концертлар да оештырабыз. “Кабатланмас моңнар”ны инде 4 мәртәбә үткәрдек. Концертыбызның монысын татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлана. Сәхнәдән Миңгол Галиев, Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Фердинанд Сәләхов һәм башка җырчылар чыгыш ясый. Фоат Галимуллин, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗан шигырьләр укый. Профессиональ җырчылар һәм музыкантлар белән бергә талантлы үзешчәннәрне дә сәхнәгә чыгарырга уйлыйбыз. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр дә “Тәртип” радиосында радиотыңлаучылар өчен җырлар башкара. “Кабатланмас моңнар” концертына ярдәм күрсәтүче татар җанлы хәйриячеләргә зур рәхмәт! – диде “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

“Тәртип” радиосының программалар мөхәррире Ләйлә Гыймадиева алхәбәр биргәнчә, концертның тәнәфесендә кул эшләре остасы Җәмил Вильдановның агачтан ясаган музыка уен кораллары күргәзмәсен хозур кылырга мөмкин булачак.

– Хәзерге концертларның кайберләрендә “дыңгыр-доңгыр” җырлауларны тыңлап, арып-туеп кайтасың. “Кабатланмас моңнар” үзенең тәрбияви җырлары белән күңелне рухи баета, җанга ял бирә, – диде “Чаян” журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин.

Кәрим Тинчурин театрының атказанган артисты Илфак Хафизов “Кабатланмас моңнар” концертының режиссеры.

– Программага җырларны, биюләрне, шигырь һәм юморны тупларга тырыштык. Илдус абый Әхмәтҗанов моңа кадәр безнең афиша рәсемендә генә тора иде. Бу концертта танылган артист үзе дә чыгыш ясый, – диде Илфак Хафизов.

Матбугат конференциясе Казан федераль университетының “Мизгел” яшьләр театрының чыгышы белән тәмамланды. Филология факультеты студентлары Кәрим Газизуллин (Тукай ролендә) белән Айзат Вахитов (Шәүлә ролендә) спектакльдән өзек уйнады.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading