Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига буенча сак хезмәте оешмасының генераль директоры кулга алынды.
Скопировать ссылку
Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига буенча сак хезмәте оешмасының генераль директоры кулга алынды.
Казанның Совет район суды «Ваша безопасность» ("Сезнең иминлек") компаниясе генераль директоры Сергей Ивановны 4 сентябрьгә кадәр сак астына алды. Ул 175нче Казан гимназиясе укучыларын һәм персоналын атып үтерү турындагы җинаять эшенең яңа фигуранты буларак чыгыш ясый. Тикшерүчеләр Ивановны судтан СИЗОга җибәрүне сораганнар.
Эшкуарга карата 29 июньдә РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең 3 өлеше «Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү» буенча җинаять эше кузгатылды. Шикләнелүче үз гаебен танымаган.
Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә бу система буенча бинадагы беренче ату тавышларыннан соң ук барлык педагогларга тиз арада кабинет ишекләрен ябу турында хәбәр килгән. Әмма бер сыйныфта ишекләр ачык калган, чөнки динамика (тавышны көчәйткеч) эшләмәгән.
Комментарийлар