Казанның Октябрь урамындагы 315 нче балалар бакчасында ике яшьлек кызның үлеме факты буенча тикшерү дәвам итә.
Хәзерге вакытта «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләр арасында балалар бакчасы хезмәткәрләре дә бар.
Баланың гәүдәсен аның караватында «тыныч сәгать»тән соң тапканнар. 12 гыйнварда кызчык ОРВИдан дәваланганнан соң, балалар бакчасына килә. Шул ук көнне, 12 гыйнварда, балалар бакчасында барлык балаларны табиблар тикшереп чыга. Тәрбиячеләрдән яки кызның сәламәтлеге турында бернинди дә зарлану булмый. Балалар йоклаганда, тәрбиячеләр алмашына. Бала уянмагач, тәрбияче шунда ук табиблар чакырта. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар