16+

Көчле җил һәм буран булу сәбәпле Татарстан трассаларында кизү тору оештырыла

Көчле җил һәм буран булу сәбәпле Татарстандагы федераль трассаларда кизү тору оештырыла.

Көчле җил һәм буран булу сәбәпле Татарстандагы федераль трассаларда кизү тору оештырыла.

Юл оешмасы техникасы һәм хезмәткәрләре 13-14 гыйнвар көннәрендә кизү торачак. Шулай ук тәүлек буе юлларның торышын тикшерү, машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан алар тарафыннан трассаларда патруль урап узулар да оештырыла.

Бүген һәм иртәгә урыны белән буран, кар явуы көтелә. Буран вакытында җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Ерак юлларга чыгуларны кичектереп торсагыз яхшырак булыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading