Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең берьюлы ике пенсия алу мөмкинлеге бар.
Аның берсе көч ведомстволарыннан, ә икенчесе Россия Пенсия фондыннан түләнәчәк.
Россия Пенсия фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, мондый хокукка элеккеге хәрбиләр, прокуратура, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Иминлек федераль хезмәте һәм башка структура хезмәткәрләре ия.
Россия Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен дүрт шартны үтәргә кирәк:
Моннан тыш, хәрби кешедә СНИЛС булырга тиеш.
Шәхси хисапта гражданинның стажы, түләнгән кертемнәр, хезмәт хакы, шулай ук гражданлык оешмаларында эшләү чорлары турында мәгълүматлар теркәлә. Бу мәгълүматлар иминият пенсиясенә хокукны билгеләячәк, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар