Казанда Ершов урамында юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булган Porsche машинасын йөртүчене 2 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Казанның Вахитов район суды Ершов урамында үлем юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булган Porsche Cayman йөртүчесе Василий Барнабишвилины гаепле дип таныган. Аңа гомуми режимлы колониядә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез, 16 декабрьдә үткән пренияләрдә дәүләт гаепләүчесе Виктория Аюпова кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте фигурантына гомуми режимлы колониядә 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә срок сораган.
Элегрәк зыян күргән як һәлак булган Анатолий Крайчикның абыйсы «Василий Барбанашвили белән татулашырга әзермен» дип белдергән. Зыян күрүчегә 10 млн сум күләмендә компенсация түләнгән.
Исегезгә төшерәбез, авария 30 июньдә булган иде. Porsche Cayman йөртүчесе машинаның тизлеген арттырган, идарәне югалтып каршы як полосага килеп чыккан һәм шул юнәлештән килүче Лада Гранта машинасына килеп бәрелгән. Кадрларда "Гранта" машинасының хәтта очып китеп медуниверситет бинасының коймасына килеп керүе күренә. Лада Гранта йөртүчесе 39 яшьлек Максим Крайчик урында ук һәлак булган. Барнабишвилины «саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» һәм «транспорт чарасын эксплуатацияләү» мәддәләре буенча гаеплиләр. Әлеге маддәләр нигезендә, гадәттә, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң ук Барнабишвили кулга алына. Суд аны сак астына җибәрә. Август аенда чик кую чарасын озайту буенча утырышта һәлак булучының абыйсы Анатолий Крайчик Барнабишвили белән килешүе төзеде, дип белдергән. Әмма судның үз сүзе. Кеше гомере акча белән бәяләнергә тиеш ләбаса.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар