16+

Кеше үлгәч, туганнарына нинди түләүләр каралган?

Юрист Мария Спиридонова кеше үлгәннән соң кайбер түләүләр булуы турында сөйләде. Эксперт билгеләп үткәнчә,  «Җирләү һәм күмү эше турында» Федераль закон нигезендә, мәрхүмнең гаиләсе яки законлы вәкиле җеназа чыгымнарын түләгән очракта, түләүләр алуга өмет итә ала.

Юрист Мария Спиридонова кеше үлгәннән соң кайбер түләүләр булуы турында сөйләде. Эксперт билгеләп үткәнчә,  «Җирләү һәм күмү эше турында» Федераль закон нигезендә, мәрхүмнең гаиләсе яки законлы вәкиле җеназа чыгымнарын түләгән очракта, түләүләр алуга өмет итә ала.

Пособие җеназа бәясе кебек тиңдәш булачак, ләкин сумма дүрт мең сумнан артып китә алмый. Алга таба еллык индексацияләү каралган.

Россия Пенсия фондының территориаль органында, иминият оешмасында, шулай ук яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органында күмүгә киткән чыгымнар өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин.

Туендыручыны югалту сәбәпле түләү алу өчен аның әтисе яки әнисе, тормыш иптәше, башка гаилә әгъзалары мөрәҗәгать итә ала.

Туендыручыны югалту буенча пенсия артыннан гариза белән Россия Пенсия фондының тору урыны буенча яки теркәлү урыны буенча территориаль органына барырга кирәк. РФ гражданнары паспорты, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларга яшәүөчен рөхсәт кәгазе, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү таныклыгы (СНИЛС), туендыручының вафаты турында документлар (үлү турында таныклык), туганлыкны исбатлаучы документлар, мәрхүмнең иминият стажын раслаучы документлар, өстәмә шартларны исбат итүче документлар булуы да зарур.

Туендыручыны югалту сәбәпле иминият пенсиясе артыннан үлем очрагыннан алып 12 айдан артмаган вакыт эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading