16+

Хатынына 10 тапкыр пычак белән кадаган ир: "Үземне яклау өчен пычак алып килдем"

Элекке хатынының гомерен кыйган Алик Махиянов очрашуга ни өчен пычак тотып килүен әйтте. Ирнең аклануы башка сыймаслык.

Элекке хатынының гомерен кыйган Алик Махиянов очрашуга ни өчен пычак тотып килүен әйтте. Ирнең аклануы башка сыймаслык.

Башкортстанның Белорет районында элекке хатынына пычак белән кадаган Алик Махиянов, фаҗига урынында тикшерү гамәлләре үткәргәндә, ни өчен пычак алып килүен әйтте.

— Минем машинамда һәр вакыт пычак ята. Бу юлы да үземне яклау өчен пычак алдым, Динәнең кем белән кайтуын белмәдем. Пычак алдым да аның белән сөйләшергә чыктым. Ачуым кайнады, белмим... Аннары машинама утырдым, йөрәгем тибә башлады, калтыратты. Полицияга барып, җинаять кылуым турында гариза яздым, – дип сөйләгән ир.

Исегезгә төшерәбез: 13 августа төнлә Алик Махиянов элеккеге хатыны Динә Махияновага 10 тапкыр пычак белән кадый.

Билгеле булганча, хатын белән ир күптән аерылышкан. Бергә яшәгәндә дә хатын ире тарафыннан җәберләнеп, кыен күреп яшәгән. Гаилә таркалгач та ир аны эзәрлекләвен дәвам иткән. Динә һәм аның әти-әнисе бу хакта хокук сакчыларына берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән була.

Фото: Башкортстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

“Үҙемде яҡлау өсөн бысаҡ алдым”


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading