16+

Хәлсезлек сизелгәндә өч көн эштән азат итәргә дигән тәкъдим бар

Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисенең беренче урынбасары Владимир Петров хезмәт министры Антон Котяковка, үзендә хәлсезлек сизеп, өйдә генә дәваланган һәм больничный ала алмаган кешене өч көнгә эштән азат итәргә, дигән тәкъдим белән чыккан.

Аның сүзләренчә, бу чорда хезмәткәргә карата эш бирүче ягыннан бернинди дә санкция булырга тиеш түгел. Бу тәкъдим кабул ителгән очракта сәламәтлек саклау системасына да авыр булмас иде. Сәясәтче халыкның коронавирус белән генә түгел, ОРВИ, грипп белән дә авыруларын билгеләп үткән. Хәлсезлек тоеп, больничный алырга сырхауханәгә барган кеше чиратта куркыныч вирус та эләктерергә мөмкин, дигән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading