Аяныч хәл Мөслим районы Урәзмәт авылы буасында килеп чыккан.
Мөслим районы Урәзмәт авылында кичә 53 яшьлек ир-ат югала. Бу хакта авылдашлары 112 номерына шалтыратып хәбәр итә.
Алдан фаразлар буенча, ул су буенда юкка чыккан, чөнки аның киемнәрен яр буенда табалар.
Әлеге буа коеныр өчен җайланмаган булуы да мәгълүм. Ир-атның мәетен коткаручылар табып алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган, диелә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар