16+

Чиратта — балалар бакчалары һәм көллият-техникумнар

2025 елда балалар бакчаларын һәм көллият-техникумнарны төзекләндерүгә керешәчәкләр.

2025 елда балалар бакчаларын һәм көллият-техникумнарны төзекләндерүгә керешәчәкләр.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программа үзенең нәтиҗәлелеген раслады, шуңа күрә мәктәпкәчә һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен шундый ук программа оештырылачак. Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов "Бердәм Россия" партиясе программа комиссиясе утырышында хәбәр итте.

— Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программа үзен яхшы яктан күрсәтте. Без 2025 елда балалар бакчаларын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча шундый ук программага әзерләнәбез, аны партия белән берлектә оештырачакбыз. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы кебек үк, ул да нәтиҗәле булачак дип ышанабыз, - диде Сергей Кравцов.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading