16+

«Буа бабай» кисәтә: көзен бакчада бу эшне эшләмәсәгез, корткычлар язын баш калкытачак!

Танылган бакчачы Мөхәрәм Мөхәммәтҗановны интернет челтәрендә утыручылар “Буа бабай” буларак белә.

«Буа бабай» кисәтә: көзен бакчада бу эшне эшләмәсәгез, корткычлар язын баш калкытачак!

Танылган бакчачы Мөхәрәм Мөхәммәтҗановны интернет челтәрендә утыручылар “Буа бабай” буларак белә.

Белгечлеге буенча агроном кеше ул, бакча эшен фәнни яктан да, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып та бирә белү сәләтенә ия. “Буа бабай” бу көннәрдә сарымсак утырткан һәм агачларын эшкәрткән. 

– Алмагач, чия, карлыган куакларын көзге эшкәртү үткәрдек. 10 литр суга 500-700 грамм карбамид (мочевина) эретеп агачларны, яфракларны коендырдык. Ашлама нигә диеп сорасагыз, бу тукландыру түгел, ә көчле эремә белән бөҗәк йомыркаларын, авыруларны җиңү өчен кулланылды.

Билгеле, шул ук эшне бакыр купоросы белән дә, яисә икесен бергә кушып та эшләп булыр иде. Бакчаның торышына, үсемлекләрнең хәленә карап, безгә быелга карбамид җитәр диеп уйладым. Мочевина урынына аммиачная селитра ярамыймы, дип сораучылар бар. Ярамый, аның составы башка. Кура җиләкләрен чистартып, кискәннән соң да карбамид белән эшкәртергә киңәш итәр идем, – ди оста бакчасы.

Мөхәрәм. фото соцсети

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading