16+

Киләсе елда Татарстанда электр самокатлары өчен парковкалар юкка чыгачак

Эчке эшләр министрлыгы юл-транспорт һәлакәте саны арту аркасында шундый инициатива белән чыгыш ясый.

Эчке эшләр министрлыгы юл-транспорт һәлакәте саны арту аркасында шундый инициатива белән чыгыш ясый.

Татарстанда электр самокатлары кую өчен урыннар бүлеп бирүне тыю планлаштырыла. Әлеге инициатива белән Татарстан буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2024 елда самокатлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны шактый арткан. Министр билгеләп үткәнчә, 11 ай эчендә 38 авария булган, алар барысы да самокатлар һәм башка шәхси мобильлек чаралары белән бәйле.

- Ел башыннан шундый 38 транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 39 кеше имгәнгән. 2021 елдан бирле беренче тапкыр бездә һәлак булган самокатчы белән юл-транспорт һәлакәте булды, - дип ачыклык кертте Сатретдинов. 

Татарстанда 8,5 мең электр самокаты теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 2500 гә диярлек күбрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading