16+

Киләчәк мөгаллиме нинди булыр?

Киләчәк укытучысын әзерләү - бүгенгенең көнүзәк проблемасы. Бу бер бездә генә түгел, чит илләрдә дә шулай булып кала бирә. Шуңа күрә дә дөньяның танылган галимнәре, бу мөһим мәсьәләне уртага салып сөйләшер өчен, Казанга, Федераль университетка җыелды.

Киләчәк укытучысын әзерләү - бүгенгенең көнүзәк проблемасы. Бу бер бездә генә түгел, чит илләрдә дә шулай булып кала бирә. Шуңа күрә дә дөньяның танылган галимнәре, бу мөһим мәсьәләне уртага салып сөйләшер өчен, Казанга, Федераль университетка җыелды.


23-25 май көннәрендә биредә III халыкара форум уза. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясенә форумның кунаклары: Майами университетыннан (АКШ) Дина Бирман, Дрезден техник университетыннан Аксель Герман һәм КФУның психология һәм мәгариф институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Роза Вәлиева журналистлар каршында чыгыш ясап, әлеге чараның әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
- Казанга Россиянең 28 һәм чит илләрнең 36 университетыннан галимнәр килде. Мондый форум бездә өченче тапкыр уза инде, - диде Роза Вәлиева. - Быелгысы башкаларыннан катнашучылар саны, бигрәк тә чит ил вәкилләренең күплеге белән аерылып тора. Докладлар белән чыгыш ясарга дөньякүләм рейтингларның беренче йөзлегенә кергән Оксфорд, Глазго, Дрезден, Майами, Люблян һәм башка университет галимнәре теләк белдерделәр. Форум кысаларында өч зур халыкара конференция узачак. Аларның берсе педагогларны укытуның дәвамлы булуына, икенчесе балалар өчен социаль тотрыклы һәм куркынычсыз тирәлек булдыруга, ә өченчесе мигрант балаларын укытучыларны әзерләүгә багышланачак.


Бу теманы ныклап өйрәнгән Дина Бирман һәм Дрезден университеты профессоры Аксель Герман әлеге проблеманың үзләрендәге чишелеше турында сөйләделәр.
- Германиядә, башка илләр белән чагыштырганда, укытучыларның хезмәт хакы югары. Ләкин шулай булса да, бу проблема бездә дә бик кискен тора, мәктәпләргә укытучылар җитешми. Чөнки илебездә укучылар саны кисәк кенә артты. Сәбәбе: демографик «шартлау» һәм иммигрантлар ташкыны. Без әлеге проблеманы чишүнең кайбер юлларын таптык шикелле. Галим булырга теләп, безнең вузга укырга кергән яшьләргә укытучылык һөнәрен дә өйрәтәбез. Аннары мәктәп тәмамлаучы яшьләрне генә түгел, урта (30-35) яшьтәгеләрне дә, укытучылыкка укырга килсәләр, хуплыйбыз гына, - диде Германия профессоры.
Бүген - укытучы белән укучы арасында гасырлар буе яшәп килгән стереотиплар да, стандартлар да җимерелгән чор. Мәгълүмат диңгезендә баштанаяк чумган бүгенге һәм киләчәк заман баласын укыту бары тик үзара ихтирамга нигезләнгәндә генә яхшы нәтиҗәләр бирәчәк. Дөнья университетларында киләчәк укучыларның булачак мөгаллимнәренә шуны төшен­дерергә тырышалар. Казанда да сүз шул хакта барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading