Август аенда традицион рәвештә укытучыларның конференцияләре уза. Әлеге чарада киләсе елга бурычлар куела, мәгариф системасын камилләштерү турында фикер алышалар. Лаешта узган Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август пленар киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Конференциядә Татарстан мәгариф системасының үсеш юллары турында сөйләштеләр. Республиканың икътисади социаль үсешендә мәгариф өлкәсе мөһим роль били. Татарстанда педагогик берләшмәләр, укытучылар өчен һөнәри үсү мөмкинлекләре камилләшә. Казан педагогик һәм фәнни мәктәпнең нәтиҗәсе - дәүләт аттестациясендә уңышлы күрсәткечләр, төрле олимпиада, бәйгеләрдә җиңүләр, фәнни тикшеренүләрне гамәлдә куллану.
- Август конференциясендә без нәтиҗәләр чыгарабыз, республиканың мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куябыз, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Республикада сәнәгать, икътисад өлкәсендә гамәлдәге проектлар кысаларында һөнәри белем бирүне камилләштерү, һөнәри уку йортларындагы чыгарылыш укучыларын бөтен дөнья стандартлары буенча һөнәргә өйрәтү, Татарстанда сыйфатлы, һәркемгә дә ачык, көндәшлеккә сәләтле белем бирүне булдыру, мәктәпкәчә белем бирүдә тәрбиягә басым ясау, милли мәгарифне, яшьләрне, балаларны патриотик рухта тәрбияләүгә игътибар бирү, педагогларның һөнәри үсешен камилләштерү бурычларын куйды президент. "Татарстан педагогикасы юлы - ул нәтиҗә өчен җавап тоткан, лаеклы кешеләрдән тупланган лаеклы команда юлы,"- диде президент. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 4 ел буе гамәлгә ашырылып килүче Россия президентының май указлары нәтиҗәсендә, Татарстанда уртача хезмәт хакы 25 процентка арткан. Шул исәптән, укытучыларныкы 55 процентка күтәрелгән. Соңгы биш елда Татарстанда 45 меңнән артык урынга исәпләнгән 200 балалар бакчасы, 30дан артык мәктәп сафка баскан, 700ләп мәгариф учреждениесе төзекләндерелгән.
.Конференция кысаларында җитәкчеләр Лаешның 1 нче гимназиясендә һәм Лаеш техник-икътисади техникумында булдылар. Гимназиягә киләсе елда 200 ел тула икән. Рөстәм Миңнеханов гимназиядә башлангыч сыйныфлар кабинетын карады, анда нәни укучылар тавышы белән яңгыратылган мультфильмнан өзек тыңлады. Шулай ук Президентка дистанцион белем бирү, видеоэлемтә аша аралашу системасын да күрсәттеләр. Август конференциясендә Татарстан икътисады өчен кирәкле белгечләр әзерләү темасы да күтәрелде. Татарстанда мәгариф системасы үсешен күздә тоткан дәүләт программалары җитәрлек. Яшь талантларны үстерү максатында аерым программа эшләп килә. 2014 елдан Татарстанның 20 һөнәри белем бирү уку йортларында югары класслы эшче кадрлар әзерли торган ресурс үзәкләре булдырылган. 2016 елда исә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшче кадрлар әзерләүче төбәкара үзәк булдыру тәкъдиме хупланды. Әлеге үзәк Россиядә җиденчесе булачак. Мәгариф учреждениеләренең материаль техник базасын ныгыту, укучыларга белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру өлкәсендә дә шактый эш алып барыла.
Лаеш техник-икътисади техникумында да очу аппаратларының техник эксплуатациясе белән шөгыльләнүче белгечләргә киләчәктә кытлык булачакны истә тотып, техникумда белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәк булдырырга телиләр. Әлеге техникумда укучыларны авиация техникасына хезмәт күрсәтү серләренә өйрәтәләр. Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе киләсе елда Мөслимдә үткәреләчәк.
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов:
- 2016 ел башыннан федераль үзәк һәм республика тарафыннан финанслана торган "Мәктәпләр төзелеше" дигән федераль программа эшли башлады. Белем бәйрәменә Татарстанда ике гомуми белем бирү мәктәбе, бер балалар бакчасы ишекләрен ачачак. Казанда төзелеп килүче ике мәктәп 2017 елның беренче сентябренә куллануга тапшырылыр дип көтелә. Шулай ук Арчада, башка муниципаль районнарда федераль программа нигезендә мәктәпләр төзергә ниятлиләр. Балалар бакчалары төзү программасы нигезендә өч ел эчендә республикада 156 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка басып, 35 мең балага урын булдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар