Кравцов: Россия Федерациясе колледжларында пилотсыз авиасистема операторларын әзерләячәкләр
Россия Мәгариф министрлыгы урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә һәм үзәкләрендә әзерләнүче һөнәрләр исемлеген раслады. Бу документ нигезендә, колледжларда пилотсыз авиация системалары операторларын әзерләячәкләр. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдерде.
"Исемлеккә 5110 һөнәр кергән. Шуларның 250дән артыгы яңа, аерым алганда, максималь очыш массасы 30 кг һәм аннан да азрак булган пилотсыз авиация системалары операторы", — диде министр Мәскәү урбанистик форумында чыгыш ясаганда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар