16+

Көньякка ял итәргә баргач инҗир белән кишерне күп ашамагыз

Кайбер продуктлар тән тиресенең кояш нурларына сизгерлеген арттыра.

Кайбер продуктлар тән тиресенең кояш нурларына сизгерлеген арттыра.

Шуңа да составында кумарин – биологик актив фитокушылмалар булган җиләк-җимешне сак кулланыгыз. Аларга иң беренче чиратта инжир керә. Аның тәннең кояшка пешү куркынычын арттырганын инжир җыйган эшчеләр белеп ала. Моннан тыш цитруслыларның да тискәре тәэсирен сизәргә мөмкинсез. Кишерне дә азрак ашарга тырышыгыз.

Тән тиресен кояштан сакларга ярдәм итә торган продуктлар да бар. Алар – омега-3, омега-6 майлы кислоталарга бай продуктлар: балык, көнбагыш, чикләвекләр.
Иң яхшысы – сәгать 12-15 сәгатьләрдә, көньяк илләрдә 11-16 сәгатьләрдә кызынмау.

(«АиФ»)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading