16+

Кофеның кайсысы тәмлерәк?

Кафе-рестораннарда кофедан нинди генә эчемлекләр тәкъдим итмиләр. Исемнәре дә таныш булмаган кофеның кайсысы күңелегезгә хуш киләсен чамалавы кыен.

Кафе-рестораннарда кофедан нинди генә эчемлекләр тәкъдим итмиләр. Исемнәре дә таныш булмаган кофеның кайсысы күңелегезгә хуш киләсен чамалавы кыен.

Экспертлар кайсы кофеның иң файдалы булуын сөйләгәннәр. 

20 ел дәвамында ярты миллионнан артык кешенең сәламәтлеге торышы турындагы мәгълүматларны өйрәнгән Норвегия галимнәре эспрессо нигезендә ясалган эчемлекләр (мәсәлән, латте һәм капучино), шулай ук фильтрланган кофе иң файдалысы дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу эчемлекләрне даими куллану баш миенең деменция кебек яшь авыруларын профилактикалауда ярдәм итә ала һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый. Иң мөһиме-чаманы белү. Галимнәр фикеренчә, бу очракта – көненә дүрт зур булмаган чынаяк каһвә эчеп кую таман гына.

Ә менә эри торган кофеда (растворимый ред.иск.), антиоксидантлардан файда булуга карамастан, җитешсезлеге да бар. Мәсәлән, анда акриламид (югары температурада эшкәрткәндә барлыкка килә торган канцероген) натураль кофега караганда ике тапкыр югарырак. Сүз уңаеннан, Кытай һәм Австралия тикшеренүчеләре эри торган каһвәнең үлемгә китерүче зыян да ясарга сәләтле булуын ачыклаганнар.

Ә сез кофега ничек карыйсыз?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading