Ураза бәйрәме алдыннан Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябык булачак.
Мәчеткә 20 апрельнең 19:00 сәгатеннән 21 апрельнең 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак.
Казан Кремленә барырга теләүчеләрдән сәяхәтне планлаштырганда мәчеткә кереп булмауны исәпкә алуны сорыйлар, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 21 апрельдә мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак. Кол Шәрифтә намаз 7:30 да булыр дип көтелә. Бу көнне маршрутлары шәһәр мәчетләре яныннан уза торган кайбер автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 сәгатьтән йөри башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар