16+

Көллият һәм техникумнарга кабул итү моделен үзгәртәчәкләр

Рособрнадзор 10нчы сыйныфка күчү һәм көллиятләргә укырга керү моделен үзгәртергә җыена.

Рособрнадзор 10нчы сыйныфка күчү һәм көллиятләргә укырга керү моделен үзгәртергә җыена.

Бу хакта ведомство башлыгы Анзор Музаев белдергән.

"10нчы сыйныфка күчү һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керү моделе якын киләчәктә, мөгаен, үзгәрер, - ди Музаев. - Инде бүген үк барлык белгечләр аттестатлар конкурсы эшләмәвен аңлый, бу схема заманча таләпләргә җавап бирми».

Музаев искә төшергәнчә, бүген көллияткә керү өчен төп дәүләт имтиханы яки бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре кирәкми, аттестат кына таләп ителә.
"Бездә хәзер көллиятләрдә аттестатлар конкурсы буенча уртача балл - 4,7. Димәк, көллиятләргә 9 нчы сыйныфтан соң тулысынча диярлек “бик яхшы” билгесенә укучылар китә. Ә начар укучылар 10 нчы сыйныфка бара. Монда объективлык турында сүз дә бармый ", - ди Музаев.
Аның сүзләренчә, урта һөнәри уку йортына керү моделе киләсе елда ук үзгәрергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading