16+

Коронавирус инде куркыныч түгел?

Коронавирус белән авыручылар саны ун атна дәвамында арта бара. Әмма соңгы ике атнада үсеш темплары акрынайган.

Коронавирус белән авыручылар саны ун атна дәвамында арта бара. Әмма соңгы ике атнада үсеш темплары акрынайган.

Агымдагы елның 38-41 атнасында  чирләүчеләр саны артуның иң югары дәрәҗәсе күзәтелгән, атна саен үсеш 38 процент тәшкил иткән.

Хәзер вәзгыять тотрыклана бара - соңгы атнада 600 кешедә шушы диагноз расланган. Алдагы атна белән чагыштырганда, бу нибары 4 процентка күбрәк, дип хәбәр итте  Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Гомумән алганда, быелның 24 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада 17 199 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу, узган елның  шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 8,5 тапкырга кимрәк.

Шунысы да сөенечле, теркәлгән очракларның күпчелеге җиңелчә симптомнарга ия. Коронавирус инфекциясе диагнозы куелган кешеләрдә авыру ОРВИ тибында яки бөтенләй симптомсыз уза. Хастаханә ятагына эләгүчеләр күп түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading