16+

Коры үләннән котылырга теләп, ярты авылны яндырган

16 кеше йортсыз калган, алар арасында дүртесе - балалар.

16 кеше йортсыз калган, алар арасында дүртесе - балалар.

Пермь краеның Горки бистәсендә 73 яшьлек әби коры үләннәрне яндырган, ут бик зур тизлек белән һәм зур мәйданнарга таралган.

Җиде йорт янып юкка чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта әбинең үзенең йортына ут капкан, аннары ул күрше йортларга күчкән, 16 кеше түбәсез калган. Алар арасында-  өчесе пенсионер. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Килгән зыян 3 миллион сумга якын дип бәяләнә.

Янгын факты буенча тикшерү үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading