16+

Коточкыч! Авиаһәлакәттә 179 кеше һәлак булган

Самолетны утыртканда проблема килеп чыгуның сәбәбе кошлар белән бәрелешү булырга мөмкин.

Самолетны утыртканда проблема килеп чыгуның сәбәбе кошлар белән бәрелешү булырга мөмкин.

Көньяк Кореяда Муан аэропортында авиаһәлакәттә 179 кеше һәлак булган. Бу хакта Yonhap агентлыгы хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәл бүген җирле вакыт белән  09:07 сәгатьтә була. 
Jeju Air рейсында 175 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булуы билгеле. Ягъни 181 кешенең икесе генә исән калган.
Хакимият мәгълүматлары буенча, 179 кеше һәлак булган. Һәлакәт урынында хәзер коткару операциясе бара. 
Самолетны утыртканда проблема килеп чыгуның сәбәбе кошлар белән бәрелешү булырга мөмкин, дип билгеләп үтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading