16+

Коточкыч авыру таралган. Татарстанга ул яныймы?

Африкада коточкыч авыру котыра.

Африкада коточкыч авыру котыра.

Авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча Африка үзәге үзенең яшәү тарихында беренче тапкыр бөтен континентта, маймыл чәчәге авыруы таралу аркасында, гадәттән тыш хәл режимын игълан итте.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да,  эпидемия куркынычы дәрәҗәсен билгеләү өчен, гадәттән тыш утырыш уздырырга җыена. Авыру очраклары Африканың 18 илендә теркәлгән, 500 гә якын кеше инде үлгән.

“Россиядә маймыл чәчәге таралу куркынычы юк, – дип белдерә  Роспотребнадзор.–  Бездә инфекцияне ачыклау өчен кирәкле барлык чаралар системалы рәвештә һәм үз вакытында гамәлгә ашырыла, шулай ук кыска вакыт эчендә маймыл чәчәге вирусын ачыкларга мөмкинлек бирә торган югары технологияле заманча тест-системалар бар. Моннан тыш, Роспотребнадзор Африка илләренең эпидемия кагылган илләренә фәнни-техник ярдәм һәм белгечләр әзерләүдә булышлык күрсәтү турында тәкъдимнәр әзерләнде”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading