Татарстанда коронавирус йоктырган пациентлар өчен меңгә якын койка-урын бар.
Татарстанда бүгенге көндә коронавирус белән авыручылар өчен 972 койка-урын җәелдерелгән. "Борчылыр өчен җирлек юк, урыннар җитәрлек", — дип ышандырды республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.
- Соңгы арада чирләүче пациентлар саны артты, сәламәтлек саклау системасы моңа әзер. Койка-урыннар санын бераз арттырдык. Сүз Алабуга, Яшел Үзән турында бара. Әйтик, коронавирус йоктырган авыруларны Казанга җибәрмәс өчен район үзәкләрендә койкалар булдырылды, — диде спикер.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, Татарстанда койка фонды белән проблема юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар