16+

Кредитларын вакытында түли алмаганнарга ярдәм итәчәкләр

Россиядә бүген тырыш кеше законлы нигездә үзенең шәхси предприятиесен ачып җибәрә ала. Әтиең-абыең кулыңа байлык тапшырса, ансатрак, әлбәттә.

Россиядә бүген тырыш кеше законлы нигездә үзенең шәхси предприятиесен ачып җибәрә ала. Әтиең-абыең кулыңа байлык тапшырса, ансатрак, әлбәттә.

Ләкин, үзең генә юл ярып барган очракта да булышырга әзер торучылар бар. "Татмедиа" республика агентлыгында кичә узган матбугат конференциясендә финанс чыганакларының әйбәт урынын күрсәттеләр. "Татфондбанк" белән "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм Россия Банкы" (МСП Банк) эшкуарларга еллыкның 10,5-11 проценты ставкасында 500 миллион сумга кадәр кредитлар бирә.

- МСП Банк белән 2004 елдан бирле хезмәттәшлек алып барабыз. Шул вакыт эчендә кече һәм урта эшкуарлыкка 9,5 миллиард сум кредит бирелде,- диде "Татфондбанк" идарәсе рәисе урынбасары Рөстәм Хәкимов.

Җитештерү куәтләрен киңәйтү өчен акча җитеп бетми ди, мәсәлән. Банк кредит бирмәс, дигән шик тә туарга мөмкин. Мондый шикләнүләргә җирлек юк. "Татфондбанк" тан алынган кредитның 50 процентына МСП Банк гарантия ролен үти.

- Быелның сентябрь аенда гына да Россия төбәкләрендәге эшкуарларга ярдәмгә ике миллиард сум кредитлар килешүләре төзелде. Эре предприятиеләр заказларын үтәүче технопарклар вәкилләренә өстенлек бирәбез. Агросәнәгать тармагы белән дә эшлибез. Фермерларга корылмалар төзелеше, терлек яки кош-корт сатып алу, эшчәнлеген киңәйтү өчен кредитлар бирәбез. Чит илләрдән кертелгән продукциягә алмаш булдыручыларга ярдәм күрсәтелә,- диде МСП Банк идарәсе рәисе урынбасары Роман Капинос.

Рөстәм Хәкимов әйткәнчә, кредит бурычлары артык күп җыелмаган. Кредитларын вакытында түли алмаганнарга мәсьәләне чишү мөмкинлеге тудырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading