16+

«Крокус Сити Холл»дагы теракт эше буенча күпме кеше тоткарлануы турында билгеле булды

«Крокус Сити Холл» да булган теракт эше буенча 20дән артык кеше тоткарланган, дип белдерде ФСБ директоры Александр Бортников Бишкек шәһәрендә БДБ илләренең иминлек органнары һәм махсус хезмәтләре җитәкчеләре Советы утырышында.

«Крокус Сити Холл» да булган теракт эше буенча 20дән артык кеше тоткарланган, дип белдерде ФСБ директоры Александр Бортников Бишкек шәһәрендә БДБ илләренең иминлек органнары һәм махсус хезмәтләре җитәкчеләре Советы утырышында.

"Хәзерге вакытта шундый вәхшилеккә катнашыннарның бөтен төркемен билгелибез. 20дән артык кеше тоткарланган инде, шул исәптән турыдан — туры башкаручылар һәм ярдәмчеләр", - диде ул.

ФСБ башлыгы сүзләренчә, һөҗүмдә катнашучы дүрт кешенең икесе теракт алдыннан Россиягә Төркиядән килгән. Тоткарланганнарның берсе 4 мартта аннан очып килүен таный. Аның сүзләренчә, аңа кешеләрне үтергән өчен ярты миллион сум тәкъдим иткәннәр.

Икенче гаепләнүче, Фәрит Шәмсиддин, февраль аенда Истанбулда булган.

Тикшерү материаллары буенча террорчыларны әзерләү, финанслау, һөҗүм итү һәм аларның качуларын интернет аша Әфганстан-Пакистан зонасыннан "Вилаят Хорасан" төркеме координацияләгәнлеге ачыкланды, дип өстәде Бортников.

"Һөҗүм тәмамлангач, террорчыларга Украина чигенә таба хәрәкәт итәргә дигән боерык бирелә, анда теге яктан "тәрәзә" әзерләнгән булган, — диде ул.
ФСБ директоры Украина хәрби разведкасының терактка турыдан-туры катнашы бар дип ышаныч белән әйтергә мөмкин булуын ассызыклады.

Аның фикеренчә, теракт заказчыларының максатларының берсе дини һәм милли факторларны кулланып БДБ илләре мөнәсәбәтләренә зыян китерү булган.
"Безнең геосәяси оппонентлар халкыбызның озак вакыт бергә яшәве вакытында барлыкка килгән уникаль этник һәм конфессияара балансны җимерергә өметләнәләр", — диде Бортников, терактны тикшерүдә Россиягә һәрьяклап ярдәм күрсәткән БДБ илләренең махсус хезмәтләреннән коллегаларына рәхмәт белдереп.

"Җинаятьнең барлык шартлары ачыкланачак һәм аңа катнашы булган һәркем җәзадан котыла алмаячак дип ышандырырга телим", — дип нәтиҗә ясады ФСБ башлыгы.

Красногорск шәһәренең "Крокус Сити Холл" тер террор акты 22 мартта булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, 145 кеше һәлак булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading