Кукмараның тау чаңгысы базасы комплексында сноуборд буенча ачык чемпионат узды. Әлеге чара Сочида узган кышкы Олимпия уеннарына бер ел тулу уңаеннан оештырылды. Ярышларда Ижау, Әлмәт, Казан шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсеннән килгән сноубордчылар катнашты.
Ярышка килүчеләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев, Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасы инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе, бик күп...
Кукмараның тау чаңгысы базасы комплексында сноуборд буенча ачык чемпионат узды. Әлеге чара Сочида узган кышкы Олимпия уеннарына бер ел тулу уңаеннан оештырылды. Ярышларда Ижау, Әлмәт, Казан шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсеннән килгән сноубордчылар катнашты.
Ярышка килүчеләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев, Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасы инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе, бик күп спорт мастерлары тәрбияләгән Фәридә Сәфиуллина, Россиянең атказанган спорт мастеры, 2006 елда Туринда узган параолимпия уеннарында җиңү яулаган, Россия Президенты Указы нигезендә "Ватан каршындагы хезмәтләре өчен" икенче дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән Ирина Полякова һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде, дип хәбәр итә Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар