16+

Курск өлкәсендә чакырылыштагы солдат хезмәттәшләрен атып үтергән

Украина чигеннән ерак түгел Суджан районында, Курск өлкәсендәге хәрби частьтә солдат-срочник ике хезмәттәшен атып үтергән. "База" телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, солдатлар аның "Тукта, кем бара?" дигән соравына җавап бирмәгәннәр.

Солдат үз постында була, кемнеңдер килүен абайлап алгач, сорау бирә, әмма, җавап бирүче булмагач, автоматыннан ут ача. 
Соңрак кына егет хезмәттәшләренә атуын аңлап ала.

Яраланганнарның берсе - 19 яшьлек егет каза урынында ук үлгән. Икенче солдат – 22 яшьлек егетне хастаханәгә салганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading