16+

Кыз баланы бәрдергән машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, кичә Казанда җәяүле баланы бәрдергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, кичә Казанда җәяүле баланы бәрдергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хәл Товарищеская урамында иртәнге сәгать унда килеп чыккан. Машина йөртүче көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә 14 яшьлек кыз баланы бәрдереп, һәлакәт урыныннан качкан. Мәктәп укучысының уң кул чугы җәрәхәтләнгән.

Кем дә кем әлеге хәлнең шаһите булган булса, 5-333-819 телефоны аша хәбәр итүегез сорала, ди тәртип сакчылары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading