16+

Кытайдагы яңа вирус бездә дә таралган

Казанда микоплазма инфекциясе белән авыру очраклары ачыкланган.

Казанда микоплазма инфекциясе белән авыру очраклары ачыкланган.

Кытайдагы яңа вирус бездә дә таралган. Федераль матбугат чаралары тараткан мәгълүмат халык арасында шау-шу тудырды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында моны инкарь итмиләр, вирус инде безнең арада йөри.

Казанда беренче йоктыручылар бар, һәм алар барысы да хәзер йогышлы авырулар хастаханәсендә, тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүе астында. "Балаларда һәм өлкән яшьтәгеләрдә төп клиник билгеләре – туңдырып калтырату һәм ютәлләү. Әгәр дә кеше тиешенчә дәваланмаса, бу озакка сузылырга мөмкин. Өченче симптом – конъюнктивит", - дип билгеләп үткән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов “Татарстан-24”га каналына биргән әңгәмәсендә.

Микоплазма пневмониясе башлыча балаларда һәм яшүсмерләрдә күзәтелә. Әмма табиблар, бу вирусны дәвалап була, дип тынычландыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading