16+

Кызның каберендә ак төстәге скульптура урнаштырганнар

Бу вакыйга Самара халкын таң калдырган. Бакчачылык ширкәтеннән ерак түгел яшь кызның мәете табылган.

Бу вакыйга Самара халкын таң калдырган. Бакчачылык ширкәтеннән ерак түгел яшь кызның мәете табылган.

Югалган кызны эзләү өчен волонтерлар, аны белүче барча кеше кузгалган. Ә бу вакытта аның үтерүчечы янәшәдә генә йөргән. Барлык дәлилләр дә үтерүгә аның катнашы барлыгын күрсәтә башлагач кына үзенең җинаятен таныган. Суд процесслары һәм тикшерү шактый авыр үткән, чөнки һәлак булучы үтерүчегә үзенә ышанган кебек ышанган. Хәзер ул төрмәдә утыра һәм инде иреккә чыгарга әзерләнә.

Аня журналист булырга хыялланган. Кызга нибары 18 яшь кенә була. Ул зыялы гаиләдә тәрбияләнгән. Ачыкланганча, кыз үзенең сөйгән егете Владны нык жәлләгән. Аның әтисе депутат булып эшләгән һәм ниндидер сәбәпләр аркасында егетнең сәерлекләрен күреп алган.

Егет комарлы уеннар белән мавыгып китеп, зур суммадагы акчасын оттырган. Бурычлары көннән-көн үскән. Әмма Аня аңа нык ышанган һәм сөйгәненә ярдәм итәргә кирәк дип санаган. Ул аңа акча һәм гаджетлар биреп торган.


Кызның әти-әнисе Владның бу кыланмышын күреп, Аняны кат-кат кисәтеп тә караган. Егет белән аралашмаска кирәклегенә күндерергә тырышлар, ләкин ул аларны тыңлаудан баш тарта.

Кызның әнисе Елена билгеләп үткәнчә, алар кызы белән һәрвакыт якын булганнар, Аня әнисенә бөтен серен сөйләп торган. Ләкин тормышында Влад пәйда булгач, Аняны гүя алыштырып куялар. Ул әти-әнисенә ялганлый башлый. Бервакыт кыз егетенең чирләп китүе турында әйтеп китә, ә чынлыкта алар бергә Санкт-Петербургка ял итәргә киткән булганнар.

Кызның әтисе егет белән сөйләшеп тә ала, әмма ул: "Аняны яратам һәм беркайчан да аңа зыян китермим", дип ышандыра. Шулай ук егет бөтен акчасын кайтарырга вәгъдә иткән һәм хәтта 130 мең сумлык расписка язган.

2015 елның июль төнендә Аня дуслары белән ял итәргә китә. Ул урын Самара янында гына. Кызлар үзләре белән егетләрен дә чакырган. Алар арасында Влад та булган. Ләкин бу төннән соң студент кыз Аня юкка чыккан.

Влад сүзләренчә, Аняның хәле начарлана, һәм ул урамга чыга. Иртән кызны иптәш кызлары эзли башлый. Тирә-яктан да эзләп карыйлар, кыз табылмый. 

 "22 июльдә төшке аш вакытында аның телефоны сүндерелгән иде, ә кичен безгә аның дусты Оля килде һәм Аня югалган, диде. Алар ял иткән дачада кызлар гына түгел, егетләр дә, шул исәптән Влад та булуын белдек. Без шунда ук шунда киттек", - дип сөйләгән кызның әтисе Илья.

Шунда ук эзләүләр оештырылган. Полиция, волонтерлар һәм дуслары Аняны эзли башлый. Берничә версия карала. 

Тикшерү комитетында җинаять эше кузгатырга карар кылалар, ә аның әти-әнисенә кызыгыз, мөгаен, үлгәндер, дип әйткәннәр. Тиздән Аняның гәүдәсен табалар, ул бакчачылык ширкәтеннән бер чакрым ераклыкта гына була. 

Аняны үтерү фактын өч ай тикшергәннәр. Белгечләр кызның нидән үлүенең төгәл сәбәбен билгели алмый. Ләкин тиздән барысы да ачыклана башлый. Эш кискен борылыш ала. Кызны эзләүдә аның барлык дуслары, шул исәптән Влад та катнашкан. Ләкин берсе дә егеткә ышанмый.

 "Аняны эзләүдә катнашкан егетләр аның сөйләгәннәренә бик үк ышанмады, һәм Влад һәрвакыт диярлек бездән ерак басып торды. Аняны тапкач, ул үз-үзен белештермәс хәлдә туфрак ашады, ни өчен үзен үтермәүләрен әйткән», - дип сөйләгән Аняның әтисе.

 Тикшерү тиз арада җинаятьченең эзенә төшә, видеокүзәтү камераларын карыйлар. Ә аларда Аняның Влад белән бергә иртә таңнан бакчачылык ширкәтеннән чыгып китүе күренә. Ә кире килгәндә, егет ялгызы гына була. Егетне тоткарлыйлар.

Шуннан соң гына Влад үз гаебен танырга карар кыла һәм хәтта гаебен тану кәгазе дә яза. Аняның әти-әнисе шок хәлендә була, чөнки егет чын дөресен сөйләргә җыенмый да. Баксаң, Влад үзенең сөйгәнен буып үтергән икән.

Декабрьдә суд утырышы була. Влад биредә барысын да сөйләп бирә. Егет белән кыз арасында низаг килеп чыккан. Шуннан соң алар тынычлану өчен йөреп кайтырга була, ләкин урамда талашуларын дәвам итәләр.

Аня Владны яратмавын белдерә, ә бу сүзләр өчен егет аңа үтерү белән яный. Җинаятьче сүзләренчә, , кыз җиргә сузылып яткан да, ир булсаң, исбатла, дигән.

Влад Аняны буып үтерә һәм гәүдәсен ботаклар белән каплый. Экспертиза Аняның үтерүчегә каршылык күрсәтүен, аның тәнендә күгәргән яралар булуын күрсәткән. 

Суд карары буенча, Владны 10 елга катгый режимлы колониягә хөкем итәләр. 

Билгеле булганча, егетне булган хәлдән соң беркем дә хупламаган. ул кызның әти-әнисенә 600 мең сум штраф түләргә тиеш була.

Владның якыннары аңа бернинди теләктәшлек күрсәтми, аннан барысы да йөз чөерә. Ул озакламый инде төрмәдән дә чыгарга тиеш икән.

Кызның каберендә исә ак төстәге скульптура урнаштырганнар. 10 ел узса да, Аняның туган көнендә аны дуслары аккаунтында котлый икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading