16+

Лавров: Россия беркайчан да Украина белән сөйләшүләрдән баш тартмады

Мәскәү беркайчан да Украина буенча әңгәмәдән баш тартмады. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров белдерде.

Мәскәү беркайчан да Украина буенча әңгәмәдән баш тартмады. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров белдерде.

Аның сүзләренчә, Россия ягы низагны җайга салу турындагы карарны Украина Президенты Владимир Зеленский кабул итмәячәк дип уйласа да, башта Киевка Россия белән сөйләшүләр алып баруны тыю турындагы указны гамәлдән чыгарырга кирәк.

«Президент (Россия Президенты Владимир Путин) берничә тапкыр әйтте, без беркайчан да сөйләшүләрдән баш тартмадык», – дип билгеләде министр.

АКШ президент сайлауларында җиңгән Дональд Трамп вазыйфасына керешкәннән соң Россия һәм Украина арасында сөйләшүләр оештырырга планлаштыра. Республика фиркасеннән кандидат сайлауларда 300дән артык тавыш җыйды, җиңү өчен кирәкле 270 тавыш. Трамп дәүләт башлыгы вазифасына киләсе елның гыйнварында керешәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading