16+

Легаль булмаган фейерверклар өчен зур штраф янаячак

Дәүләт Думасында легаль булмаган фейерверклар өчен зур штраф яный дип кисәттеләр.

Дәүләт Думасында легаль булмаган фейерверклар өчен зур штраф яный дип кисәттеләр.

Пиротехниканы законсыз сатучыларга 300 мең сумга кадәр җәза бирәчәкләр, дип искәртә Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, пиротехниканы 16 яшьтән өлкәнрәкләргә генә сатарга мөмкин.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехник әйберләрне ягни бенгал утлары һәм шапылдаткычларны, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метр ераклыктан ким территорияләрдә куллану тыела. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, юллар, шәхси һәм күп фатирлы йортлардан 30 метр чигендә пиротехника куллану тыела.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында балалар өчен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме чараларын үткәрү урыннары контрольгә алыначак, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, сәүдә өчен билгеләнмәгән урыннарда пиротехник әйберләр сатуны ачыклау һәм туктату буенча уртак рейдлар оештыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading