16+

Әлеге уку йортында инглиз теле белән беррәттән поляк телен дә өйрәнәләр

    Башкалабызда шушы көннәрдә 12 ноябрьдә 5нче лицей муниципаль бюджет гомуми белем бирү  учреждениесы  150 еллык юбилеен билгеләп үтә.  Татарстанда иң өлкән гомуми белем бирү оешмасы ул. 1953-1998 елларда 5нче санлы урта мәктәп булган. Ә чишмә башында Петровский хатын-кызлар училищесы торган. 

    Башкалабызда шушы көннәрдә 12 ноябрьдә 5нче лицей муниципаль бюджет гомуми белем бирү  учреждениесы  150 еллык юбилеен билгеләп үтә.  Татарстанда иң өлкән гомуми белем бирү оешмасы ул. 1953-1998 елларда 5нче санлы урта мәктәп булган. Ә чишмә башында Петровский хатын-кызлар училищесы торган. 

5нче лицей башкалабызның иң төпле белем, иң яхшы тәрбия бирә торган уку йортларының берсе. 1996-2002 еллар аралыгында ел саен диярлек  Россия күләмендәге "Ел мәктәбе"  конкурсы лауреаты. 2004 елда Академик мәктәп исеме бирелгән. 2000 елда лицей Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм АКШның Россия Федерациясендәге  илчелеге тарафыннан Америка халыкара мәгариф советлары катнашында уздырылган "Мәгарифтә партнерлык" Халыкара бәйгесендә җиңгән. Ә инде 2000елда  республика күләмендәге "Матур мәктәп" бәйгесе лауреаты булган.

Лицейны тәмамлаучыларның күбесе укуларын Казан Федераль университетында дәвам итә. Лицей университетының белем бирү округы әгъзасы да. Лицейда балаларга белем һәм тәрбия бирү Россиядә күп еллар яшәп килгән классик мәгариф идеаллары белән бергә заманча мәгарифне гуманлаштыру һәм интернациональлек белән баетуга нигезләнеп алып барыла. Әлеге уку йортында инглиз теле белән беррәттән поляк телен дә өйрәнәләр. Шуңа күрә дә ул халык телендә поляк лицее дип тә йөртелә.

Бу лицей укучыларын халыкара мәгариф  киңлегенә чыгару, толерант шәхесләр тәрбияләү максатыннан эшләнелә. Лицейда бар дөньяга танылган шәхесләр дә укыган. Әйтик, артист Илдар Хәйруллин, актер Вадим Кешнер, Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев һәм башка бик күпләр.Регионнарның суперфонд җитәкчесе Илшат Шаһиәхмәтов та шунда белем алган. Лицей укучылары белән генә түгел, укытучы мөгаллимнәре белән дә хаклы горурлана. Алар барысы да лицей юбилее күңелләргә кереп калырлык булсын дип тырыша. Кайсы шигырь язган, кайсы газета чыгарган.  

Араларында башлангыч сыйныфлар укытучысы, алтын куллы оста Елена Ингачева аерым хөрмәткә ия. Аның укучылары мәктәп юбилеена апалары теккән төрле милләт киемнәреннән чыгачаклар сәхнәгә. 5нче сыйныфтан Алия Бакирова бик тырышып Җәлил шигырен өйрәнгән. "Чит телләрне өйрәнү яхшы, тик ана телең - туган телеңне дә белергә кирәк,-ди ул, башкаларга да үрнәк күрсәтеп.

— Безнең лицейда тамырлары бик тирәнгә киткән укучылар укый. Камилә Сафиуллинаның шәҗәрәсе шуның ачык мисалы. Апаковлар үзләрен Морза Апак нәселләре дип саныйлар. 16 гасырда  ата - бабалары Казанның татар бистәсенең иң борынгы нәселеннән, күн, сукно белән сәүдә итүче сәүдәгәрләр булган. Бу турыда Камилә нәселләренең шәҗәрәсен төзеп белде, - ди лицейның бүгенге директоры Гүзәл Рәхматуллина горурланып.

Тарихын белмәгәннең киләчәге дә юк, диләр. Лицей укучылары шәҗәрәләр төзеп, үткәнне өйрәнәләр икән инде, димәк, аларның һәм алар белем ала торган бер ярым гасырлык тарихы булган  абруйлы  уку йортының да киләчәге булыр, иншалла! Бүгенгеләр генә түгел, киләчәк кешеләре дә: "Дөрес яшәгәннәр, димәк!" -  дип әйтерлек тә  булыр әле.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    5 нче лицей, шуның кадәр көчле , дөрес ата-аналарга, балаларга яхшы мөнәсәбәт. Яхшы күңелле кешеләр - дөнья тоткасы!Күңелләрегез- саф, ниятләрегез - якты, гамәлләрегез изге булсын! Барыгызга сәламәтлек телим! Молодцы!👍🌹

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! 150 ел!!! бәйрәмегез белән ! 5 лицейда укуыгыз, эшләвегез белән бик горурланасыздыр үзегез дә! Рәхмәт киңәшләрегез өчен🙏сагынабыз 😘😘😘

      • аватар Без имени

        0

        0

        Всем больших творческих Успехов, Прекрасных Учеников, Здоровья, Терпения, Благополучия, Счастья!😘

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хәерле көн! Укытучырыбыз, яратабыз сезне❤️Сагынабыз💋 БИК ЗУР РӘХМӘТ!!! Исән-сау булыйк, тынычлыкта, иминлектә яшик!

          Мөһим

          loading