16+

Леонид Толчинский: "Дебатларда кемнең уңышлы чыгыш ясаганын сайлаулар тәмамлангач белербез"

Журналистика югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский:

Журналистика югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский:

- Юридик яктан теркәлгән партияләр күп булса да, дебатларда кайберләре генә катнашты. Сәяси лидерлар булмау сизелә. Дебатларда регламент булганлыктан партияләр үз уй-фикерләренең оеткысын гына, кирәген генә әйтә алдылар. Кайбер партияләр катнашмады, кайберләре видеотасма гына яздырган иде. Нәрсә планлаштыруларын, нәрсәне үзгәртәчәген әйтә алмаган партияләр дә булды. Шунлыктан алар халыкны үзенә җәлеп итә алмаганнардыр дип уйлыйм. Дебатларда кемнең уңышлы чыгыш ясаганын сайлаулар тәмамлангач белербез.

Леонид Толчинский яшьләрне активрак булырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading