16+

Лилия Хәмитова: "Онкологик чир белән көрәшүебезгә 5нче ел китте"

Популяр җырчы Лилия Хәмитова тормышындагы яңалыклары белән уртаклашты.

Лилия Хәмитова: "Онкологик чир белән көрәшүебезгә 5нче ел китте"

Популяр җырчы Лилия Хәмитова тормышындагы яңалыклары белән уртаклашты.

"Телеэкраннарда күренеп тормагач, артистны тиз югалталар. Үзегез белеп торасыз, бөтен нәрсә коммерциягә әйләнеп бетте. Телеэкраннарда күренү - үзеңнең популярлыгыңны күтәреп, халыкны концертларга чакыру өчен кирәк дип уйлыйм. Исемем булгач, андый нәрсәләргә исем китми. Акча жәлләүдән дә түгел. Ул ягы да бар, әлбәттә. Хәзерге көндә әни авырганга күрә, тулысынча Казаннан Арчага күчендем. Онкологик чир белән көрәшүебезгә 5нче ел китте. Шуңа мин гел Арчада, әни янында. Улыма 18 яшь тулды. Аллага шөкер, буйга да, акылга да җитлеккән вакыты. Концертлар белән чыгып киткән очракта да, улым – минем таянычым. Әнине аңа ышанып калдыра алам. Туганнарыбыз да янәшәдә. Улым Арча көллиятенең компьютер һәм информатика бүлегендә 3нче курста укый. Безгә китереп бирүче юк, эшләп ашарга кирәк. Ни дәрәҗәдә кирәклегебезне концертларда күрәбез. Безнең җырларны яратып искә алалар. Бәрәкәте белән керсен дип, йөреп торабыз, Аллаһка шөкер", - дип сөйләгән Лилия Хәмитова "Матбугат.ру"га.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау шул авыруны жинеп чыгыгыз, яраббем

    Мөһим

    loading