16+

«Любэ» җырына Сабантуйда биегән Нурия Гыйбадуллина интернет йолдызына әверелде

Чистайда узган Сабантуйда «Любэ» төркеме җырлары астында стадионда биюче әби, бәлки, күпләр хәтерендә калыр.

Чистайда узган Сабантуйда «Любэ» төркеме җырлары астында стадионда биюче әби, бәлки, күпләр хәтерендә калыр.

Нурия Гыйбадуллинаның биеп басып торуын бәйрәмдә булганнар гына түгел, ә социаль челтәрләрдә таралган видео буенча да күпләр яратып караган.

Чистай шәһәрендә яшәүче 87 яшьлек әбинең бию видеосы социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралды, күпсанлы уңай комментарий һәм лайклар җыйды. Кыскасы, Нурия апа интернет йолдызына әверелгән. 

"Чистай хәбәрләре" журналистлары әлеге биюче әбине эзләп тапкан һәм аның янына кунакка килгән. 

- Мин гомерем буе эшләдем, 40 елга якын. Шулай ук мин тормышның бары уңай якларын күрергә, кешеләргә карата игелекле булырга тырышам, – дип җавап биргән Нурия апа.

Биюче әби Үзбәкстанда туган һәм яшәгән, ире белән өч кыз тәрбияләгән. Нурия Закировна педагогик белем алган, мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләгән, аннары заводта хезмәт куйган. Гомере буе үзешчән сәнгать белән шөгыльләнгән: җырлаган, биегән, агитбригадалар составында чыгыш ясаган.

– Мин һәрвакыт музыкага гашыйк булдым, сәхнәдә чыгыш ясарга теләдем. Ул вакытта, кызганычка каршы, бу юнәлештә профессиональ рәвештә барырга мөмкинлек булмады, гаиләбез ярлы яшәде, әмма җырлау теләге мине беркайчан да калдырмады, бүгенге көнгә кадәр яраткан җырларымны җырлыйм, – дип уртаклашкан Нурия Закировна.

Чистайга Үзбәкстаннан Гыйбадуллиннар гаиләсе 20 елдан артык элек күченгән. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы берничә ел элек үлеп киткән. Хәзер Нурия апа ялгыз яши, әмма олы кызы Вәсилә һәрчак аның янында. Нурия апаның моннан тыш тагын 8 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. 
 Ул намаз укый, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дога кыла, Аллаһы Тәгаләдән тынычлык сорый. 
«Хәрәкәттә бәрәкәт» - Нурия Закировнаның тормыш принцибы. Яшьтән үк физкультура белән шөгыльләнгән, хәзер күп йөри, өендә булган велосипед тренажеры педальләрен әйләндерә. Күпләр өчен үрнәк бит ул!
Танцевавшая на Сабантуе в Чистополе под песни «Любэ» Нурия Гибадуллина рассказала, как в 87 лет ей удается оставаться такой энергичной
Сүз уңаенда, шушы көннәрдә аның янына федераль телеканалларның берсеннән журналистлар килгән. Шуңа күрә тиздән без якташыбызны телевизордан күрәчәкбез!

Танцевавшая на Сабантуе в Чистополе под песни «Любэ» Нурия Гибадуллина рассказала, как в 87 лет ей удается оставаться такой энергичной

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading