16+

Әлмәттән тагын ике «УАЗ» автомобиле хәрбиләргә китәчәк

Әлмәт районыннан махсус хәрби операция зонасына тагын ике «УАЗ» автомобиле җибәреләчәк.

Әлмәт районыннан махсус хәрби операция зонасына тагын ике «УАЗ» автомобиле җибәреләчәк.

Шушы ике автомобильне исәпкә алып, муниципаль берәмлек хәрбиләргә дүрт машина җибәрде. Алдан җибәргән «УАЗик»ны Әлмәттән мобилизацияләнүчеләр Ватанны саклаучылар көне алдыннан алды. Ул вакытта алар янына район башлыгы Тимур Нагуманов үзе барды. Ул кайткач, алгы сызыктагы егетләрнең көнкүреше белән таныштырды.

Шулай ук Әлмәттәге предприятиеләрнең берсе мобилизацияләнгән егетләр өчен 35 мич-буржуйка ясаган. Алар бинаны җылытырга һәм позициядә булганда дымлы әйберләрне киптерергә мөмкинлек бирә. Гомумән алганда, Әлмәттә яшәүчеләр җиде тапкыр гуманитар ярдәм җибәрүне оештырган. Гуманитар йөкне җыюда предприятиеләр, эшмәкәрләр, гади халык катнаша.

«Активистларга һәм битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Кемдер җылы оекбаш бәйли, маскировкалау челтәре үрә, азык-төлек җибәрә, ә кемдер мичләр ясый. Һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм итә, уртак эштә һәр яхшы импульс мөһим», - диделәр администрациядә.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading