16+

Мәче ашаган бер хатынның улы йонлач булып туган

Филиппинда яшәүче Альма Джарен, йөкле булганда, үзләреннән ерактагы бер таулы районында әзерләнә торган экзотик ризык ашыйсы килгән.

Филиппинда яшәүче Альма Джарен, йөкле булганда, үзләреннән ерактагы бер таулы районында әзерләнә торган экзотик ризык ашыйсы килгән.

Шунда барып, үләннәр белән кыздырылган мәче итен ашаган. Улы Джарен тугач, моңа үкенгән, дип яза Daily Mail.

Балада гипертрихоз, ягъни тәненең бөтен җиренә чәч үсә торган бик сирәк авыру ди. Ләкин әнисе, табибларның аңлатмаларына карамыйча, ашалган мәче аркасында төшкән ләгънәт дип саный.

Җирле халык та аны хуплый, өстәвенә, Альманың өч баласыннан бары тик Джарен гына бу чир белән туган. Хәзер гаилә лазер эпиляциясенә акча җыя, ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading