16+

Мәгариф министрлыгы чыгарылыш укучыларына медальләр бирү кагыйдәсен раслады

Көмеш медальне мәктәпкә шушы уку елыннан кайтардылар.

Көмеш медальне мәктәпкә шушы уку елыннан кайтардылар.

Алтын медаль (I дәрәҗә "Укуда аерым уңышлар өчен") барлык фәннәр буенча да "бик яхшы" билгесе торган һәм рус теленнән БДИны кимендә 70 баллга биргән чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырылачак. Шулай ук БДИда тагын бер дисциплина буенча кимендә 70 балл җыярга кирәк. Көмеш медаль ("II дәрәҗә "Укуда аерым уңышлар өчен") барлык уку предметлары буенча йомгаклау билгеләре “бик яхшы” һәм кимендә ике предмет “яхшы” булган чыгарылыш укучыларына бирелә. БДИ балларына килгәндә, "Рус теле" буенча кимендә 60 балл һәм бер предмет буенча БДИда шул ук 60 балл булырга тиеш. Көмеш медальне мәктәпкә шушы уку елыннан кайтардылар. Ул вузга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 3 балл бирә алачак. Алтын медаль бүген өстәмә 5 балл бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading