16+

Махсус операциядә һәлак булучыларның инвалид балаларына ике пенсия түләргә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасында махсус операциядә һәлак булган сугышчыларның инвалид балаларына ике пенсия түләргә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов шундый тәкъдим белән чыккан.

Дәүләт Думасында махсус операциядә һәлак булган сугышчыларның инвалид балаларына ике пенсия түләргә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов шундый тәкъдим белән чыккан.

Тиешле закон проектын депутат хөкүмәткә бәяләмәгә юллаган. "Парламент газетасы" белән сөйләшүдә ул инвалид балаларга бары тик бер генә пенсия түләү дөрес түгел, дип ассызыклаган. Хәзер ике түләүне бер үк вакытта берничә категория ташлама алучы гына алырга мөмкин, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби имгәнү аркасында инвалид калучылар, чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары, һәлак булган космонавтларның гаилә әгъзалары.

СВОда һәлак булган яки анда катнашу сәбәпле үлгәннәрнең инвалид балалары шундый ук ташламаларга хокукы булырга тиеш, чөнки алар дәүләтнең социаль ярдәменә аеруча мохтаҗ дип аңлаткан парламентарий. Инициатива авторлары бу тәкъдим көзге сессиядә каралыр дип өметләнә. Мондый очракта закон 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading