16+

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары мәктәпкә чиратсыз кертелергә мөмкин

Россия Мәгариф министрлыгы һәлак булган хәрбиләрнең балаларын мәктәпләргә чиратсыз кабул итәргә тәкъдим итте.

Россия Мәгариф министрлыгы һәлак булган хәрбиләрнең балаларын мәктәпләргә чиратсыз кабул итәргә тәкъдим итте.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең, шул исәптән Росгвардия хезмәткәрләренең балаларын Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә чиратсыз кертергә тәкъдим итә. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектлары порталында басылып чыкты.

"Әйтик, Федераль канун нигезендә, аларның гаиләләре яшәгән урын буенча дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында хәрби хезмәткәрләрнең балаларына һәм ирекле формированиеләрдә булган, махсус хәрби операциядә бурычларны үтәгәндә һәлак булган (үлгән) гражданнарның балаларына ...махсус хәрби операциядә бурычларны үтәгәндә һәлак булган (үлгән) Россия Федерациясе Милли гвардиясе хезмәткәренең балаларына чираттан тыш урыннар бирелә", диелә проектка аңлатма язуында.

Махсус операция зонасында имгәнү алган яки һәлак булган хәрбиләрнең балалары мәктәпкә чиратсыз кабул итү хокукына ия булачак. Шулай ук уллыкка алынган яки опека яки попечительлек астында булган балалар да мондый хокукка ия булачак. 

Боерык кабул ителгән очракта, ул 2026 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading