16+

Мәктәп укучылары хәрби җыеннарга җибәреләчәк

Татарстанда 10 сыйныфларда укучы барлык балалар хәрби әзерлек буенча 5 көнлек җыеннарга җибәреләчәк.

Татарстанда 10 сыйныфларда укучы барлык балалар хәрби әзерлек буенча 5 көнлек җыеннарга җибәреләчәк.

Анда алар Калашников автоматын сүтәргә һәм җыярга, радиоактив һәм химик корал һөҗүменнән сакланырга өйрәнәчәк, башка төрле хәрби әзерлек узачак. Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков брифингта шул хакта сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда соңгы 3 елда яшьләрне хәрби-ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү өчен “Авангард” дигән исемдәге өч өстәмә үзәк пәйда булган.

Аларны Түбән Камада, Чистай һәм Казанда ачканнар. Җыеннар шушы мәйданчыкларда үткәреләчәк. “Без республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр һәм районнарның мәгариф идарәләре белән тыгыз элемтәдә булып, унынчы сыйныфларда укучы барлык балаларны, хәрби әзерлек уздыру өчен, 5 көнлек җыеннарга алып киләчәкбез”, – диде Садыйков. Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге патриотлар тәрбияләү эшендә бик мөһим юнәлеш бу. “Курслар бик кызык, мавыктыргыч итеп оештырылачак”, – дигән ул.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading