16+

Макулатура җыю "гадәтен" кире кайтаралар

Шәһәр башкарма комитеты һәм "Чиста мөхит" компаниясе 5-6 октябрьләрдә экология акциясе үткәрде.

Шәһәр башкарма комитеты һәм "Чиста мөхит" компаниясе 5-6 октябрьләрдә экология акциясе үткәрде.

Искәндәр Гыйниятуллин таныштырып үткәнчә, Батурин, Дзержинский, Павлюхин, Ипподром урамнарындагы кабул итү пунктларында макулатура җыю оештырылган. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты бер тонна, финанс идарәсе 700 килограмм, "Идел буе районы идарәче компаниясе" 450 килограмм макулатура тапшырган. Бу оешмалар тапшырган макулатура акчасы хәйрия максатларында файдаланылачак.

Мэр Илсур Метшин: "Макулатура җыю онытылган матур гадәт. Аны актив рәвештә яңартырга кирәк, ишегалларына күчмә пунктлар килүе хакында халыкка алдан ук хәбәр бирелсен",-дип башлангычны хуплады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading