16+

Марат Мухинның хатыны: “Бер елга якын язышкач, Марат мине ошатуын сиздерде...”

Популяр көйләр һәм аранжировкалар авторы Марат Мухинның хатыны блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ире белән ничек танышулары хакында язган. Баксаң, алар беренче күрешүдән соң берничә ел узгач кына очрашып йөри башлаган икән.

Популяр көйләр һәм аранжировкалар авторы Марат Мухинның хатыны блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ире белән ничек танышулары хакында язган. Баксаң, алар беренче күрешүдән соң берничә ел узгач кына очрашып йөри башлаган икән.

«Берсендә мине Данир Сабиров үзенең туган көн концертына чакырды. Концерттан соң бәйрәм ресторанда дәвам итәргә тиеш иде. Концертка мин Эльмира һәм Филүс Каһировлар белән килдем.

Концертка без аз гына соңга калдык. Мин Данир өчен бүләк алдым, ул пакетны Филүс күтәреп барды. Залда урыннарыбызны эзләгәндә Филүсне Марат күреп алды һәм уңайлырак булсын өчен ул пакетны үз янына алып куйды. Шул вакыт мин беренче тапкыр Маратны күрдем һәм “нинди матур күзләр” дип уйладым.

Концерттан соң ресторанга киттек. Марат минем каршыда утырды. Мин аның тәртипле, тыйнак, тыныч булуына игътибар иттем. Әмма без ул кичне аның белән аралашмадык.

Соңгы ике елда минем әнинең туган көненә берәр татар җырчысыннан җыр яздырып бүләк итү хыялым бар иде. Бу турыда Миләүшәгә (Данирның хатыны) сөйләгәч, ул җырны минем үземә энем Рәзил белән бергәләп башкарырга киңәш итте. «Марат барысын да эшләп бирәчәк, җырын да язар, сезне дә яздырыр. Мин аңа синең турыда әйтеп куярмын», - дигән тәкъдимен җиткерде.

Бу гозерем белән Маратка яздым. Ә ул миңа: “Әле генә «Банное» чаңгы курортыннан кайттым. Бүген минем ял», - дип җавап бирде. Шул вакыт мин аның турында: “Бигрәк сәер кеше” дип уйладым. Нигә миңа болар турында язып торырга инде. «Ярар» яки «юк» дип кенә  җавап бирер урынга, ул миңа ялы хакында яза башлады.

Күпмедер вакыттан соң мин аңа кабат яздым һәм без очрашып җыр яздырдык. Шулай итеп аның белән аралаша башладык. Бер елга якын социаль челтәрләрдә язышкач,  Марат мине ошатуын сиздерде. Күпмедер вакыттан соң без очраша башладык. Һәм менә без ир белән хатын”, – дип язган Гөлия. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading