Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу мәрасименә килергә теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, хушлашу чарасы һәм вакыты үзгәрде.
Хушлашу мәрасиме Универсиада авылы, 35нче номерлы бинада, Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.
Чара иртәнге 8.00дә, гражданнар панихидасы сәгать 10.00да башланыр дип планлаштырыла.
Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.
Комментарийлар