16+

Машина көпчәкләре астында калып һәлак булган велосипедчы кызга нибары 14 яшь булган

Ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

Ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

21 июль көнне көндез 11:10 сәгатьтә Чаллыда Чулман проспектында юл-транспорт һәлакәте булган. 46 яшьлек машина йөртүче идарә иткән Фиат Дукато фургоны велосипедтан төшми генә баручы яшүсмерне бәрдергән. Соңрак кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә җан биргән. Аның үзе белән документлары булмаган, һәм шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе аның шәхесен ачыклауда ярдәм сорап социаль челтәрләр аша мөрәҗшгать иткән.
22 июльдә билгеле булганча, үсмернең шәхесе ачыкланган: һәлак булган кызга 14 яшь була. 

Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, көйләнмәгән (светофорсыз) җәяүлеләр юлыннан чыкканда, кыз велосипед өстеннән төшмәгән, һәм аңа фургон килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпчеләренең гаебен тикшерү барышында ачыклаячаклар. ГАИ хезмәткәрләре искәртүенчә, җәяүлеләр кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедтан төшеп кенә чыга ала.
Авариядә гомере өзелгән велосипедчы кызның шәхесе ачыкланды
Фото: Шәһри Чаллы

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading